Татарстанда тагын 35 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 20, Чаллыда — 9, Актанышта — 2, Алексеевск, Югары Ослан, Лаеш һәм Мөслим районнарында берешәр кеше йоктырган.
25 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 250 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 011 кеше савыккан.
Спутник-V вакцинасы белән 490 877 кешегә прививка ясалган. Шулардан 360 935 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев