Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 24, Питрәчтә — 3, Спас районында — 2, Чаллы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
21 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 133 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 234 кеше савыккан, узган тәүлектә — 33 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 209 631 кешегә прививка ясалган (ялларда 4 735 кешегә арткан). Шуларның 129 061е прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев