Татарстанда тагын 37 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 11, Чаллыда — 6, Яшел Үзән һәм Минзәләдә — 3шәр,Әлмәт һәм Түбән Камада — 2шәр, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.
2 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 493 очрагы теркәлгән, бер атнада — 258 очрак.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 510 кеше савыккан, узган тәүлектә — 91 кеше, бер атна эчендә — 509 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 141 628 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 4 001 кешегә арткан). Шуларның 92 556сы икенче прививка ясаткан.
Бер атна эчендә 19 547 кешегә прививка ясалган, шуларның 15 554е вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев