Татарстанда тагын 40 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада 1 кеше COVID-19 белән авырган.
Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 19, Чаллыда — 9, Актаныш, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Питрәч һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.
26 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 235 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 001 кеше савыккан, узган тәүлектә — 44 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 122 081 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 2 603 кешегә арткан). Шулардан 77 002 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Шушы вакытка 144 922 вакцина дозасы кайтартылган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев