Татарстанда тагын 43 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 25, Яшел Үзәндә — 5, Түбән Камада — 4, Чаллыда — 3, Азнакай, Буа, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
23 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 109 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 869 кеше савыккан, узган тәүлектә — 73 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 113 960 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 745 кешегә арткан). Шулардан 75 364 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев