Татарстанда тагын 82 кеше короновирус йоктырган
Алабугада кичә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 82 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 29 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 20, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.
Казанда — 34, Чаллыда — 10, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Питрәчтә — 4, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кукмара һәм Тукай районнарында — 3шәр, Әгерҗе, Тәтеш һәм Чистай районнарында — 2шәр, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Минзәлә һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.
8 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 720 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 227 кеше савыккан, узган тәүлектә — 69 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 21 245 кешегә прививка ясалган. Шулардан 5 284 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Барлыгы 81 122 комплект вакцина дозасының 26,2 % кулланылган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номер
4. МФЦга мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев