Татарстанда тагын өч кеше СOVID-19 корбаны булган
Өч очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат.
1940 елда туган хатын-кыз һәм 1950, 1964 елда туган ир-атлар COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Өч очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 6 декабрьгә COVID-19дан 150 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев