Татарстанда тагын ике кеше COVID-19 корбаны булган
COVID-19дан үлүчеләрнең гомуми саны 45кә җитте.
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән. COVID-19дан үлүчеләрнең гомуми саны 45кә җитте.
1936 елда туган хатын-кыз Яр Чаллыда яшәгән. 14 июльдә аны пневмония белән хастаханәгә салганнар. Аңа «яңа коронавируслы инфекция» диагнозы куелган. Аның хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган. 20 июльдә бу хатын үлгән.
1957 елда туган ир-ат Казанда яшәгән. Аны 23 июльдә 18нче хастаханәгә салганнар. Анда ике яклы пневмония һәм COVID-19 булган. Бу кеше 25 июльдә үпкәләре һәм баш мие шешүдән үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев