Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган
10 октябрьгә COVID-19дан үлүнең 87 очрагы теркәлгән.
Татарстанда COVID-19 инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән.
1975 елда туган ир-ат Чистай үзәк район хастаханәсе базасындагы вакытлыча госпитальгә озатыла. Авыруның халәте хроник авырулар кискенләшүе фонында начарланган. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
1962 елда туган ир-ат ике яклы пневмония белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелә. Аның йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
10 октябрьгә COVID-19дан үлүнең 87 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев