Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган
Аның бер очрагы – Казанда, ә икенчесе Яр Чаллыда теркәлгән.
1961 елда туган ир-ат 2нче санлы Казан шәһәренең клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Авыруның хәле хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган.
1932 елда туган хатын-кыз Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә салына. Хроник йөрәк-кан тамыры авырулары да булганы билгеле. Коронавирус инфекциясе лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.
Туган-тумачаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев