Татарстанда тагын салкынайтачак
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Бүген, 22 майда, Татарстанда чираттагы антициклон килү сәбәпле салкын һәм коры һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Көннең якты вакытында төньяк-көнчыгыш һәм төньяк җилнең көче секундына 6-11 метр булачак.
Көндезге сәгатьләрдә температура Татарстанда 16...21 градус җылы булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев