Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тәкъдим ителә торган хезмәт хакы 1 елда 25 процентка арткан

Бу хакта hh. ru экспертлары тикшеренүләреннән билгеле булды.

Сентябрьдә Татарстанда эш эзләүчеләрнең көтелгән хезмәт хакы 70 мең сумнан һәм аннан да күбрәкне тәшкил иткән. Шул ук вакытта аларга бу чорда тәкъдим ителгән керем уртача 67641 сум тәшкил иткән, ул узган елның сентябренә караганда 25 процентка арткан. Бу хакта hh. ru экспертлары тикшеренүләреннән билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

Соңгы айда республика эш бирүчеләре 43,7 меңнән артык вакансия ачты, бу узган ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Шул ук вакытта эш эзләүчеләр 168 мең резюме юллаган, 2023 елның сентябре белән чагыштырганда үсеш 26 процент булган.

Чагыштыру өчен: 2024 ел башында төбәктә көтелгән һәм тәкъдим ителгән хезмәт хакы дәрәҗәсе бер үк иде һәм 60 мең сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев