Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда талпан тешләгәннән соң табибка мөрәҗәгать итүчеләр саны быел 5 тапкыр арткан

Талпан вируслы энцефалитыннан республиканың 3194 кешесе прививка ясаткан.

Быел Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләгәннән соң 823 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу сан күпьеллык уртача күрсәткечтән биш тапкыр артыграк, дип сөйләделәр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә, дип яза Татар-информ.

87,8% очрак талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып торган республиканың 30 административ территориясендә булган. Аңа Казан да керә. Барлыгы 156 талпан тикшерелгән. Аларның 20 сендә (авыручылар санының 12,8% ы) иксодлы талпан боррелиозының бүленеп чыгуы ачыкланган. Талпан вируслы энцефалитын китереп чыгаручы табылмаган.

Татарстанның 385,4 гектар мәйданында талпанга каршы эшкәртү уздырылды. Талпан вируслы энцефалитыннан республиканың 3194 кешесе прививка ясатты, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев