Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Татарча мем» бәйгесенә старт бирелә

Бәйге 1-30 апрель аралыгында үтә.

«Татарча мемнар» график сурәтләмәләр һәм видеороликлар бәйгесе балалалар һәм зурлар арасында үткәрелә. Ул халыкта милли заманча юморга игътибарны арттыру максатыннан гамәлгә куелганын матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Бәйге 1-30 апрель аралыгында үтә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков сүзләренчә, бәйге мәктәп укучылары өчен дә кызыклы булачак. 

«Әлеге бәйге — гаджетларның балаларның тарафыннан уңай һәм файдалы кулланышын күрсәтергә дә мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте җитәкче.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучыларга татарлар, Татарстан белән бәйле шаян картинка яки видеролик ясарга кирәк. Моңа кадәр интернет киңлекләрендә булган мемнарны куллану тыела. Укучыларны иҗади потенциалын үстерүгә инновацион, стандарт булмаган алымнар эзләүгә этәрү — төп максатлар һәм бурычлар итеп билгеләнгән. 

Бәйгене «Миллиард. Татар» интернет-басмасы — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ялкын», «Чаян» журналлары һәм «Интертат» электрон газетасы белән берлектә үткәрә. Бу эштә «Сабыйлар» балалар үзәге дә ярдәм итә. Җиңүчеләр өчен төрле призлар каралган. Һәр катнашучының эше «Миллиард. Татар» ның интернеттагы ресурсларына чыгарылып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев