Татарстанда температура −15 градуска кадәр төшә
Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Пәнҗешәмбе көнне, 6 февральдә, Татарстанда иртән температура −10...-15 градуска кадәр төшә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, явым-төшем фаразланмый.
Көндез бераз җылырак була. Термометр баганалары −3..-8 градус күрсәтәчәк.
Җил көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итә.
Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев