Татарстанда температура −7 градуска кадәр төшә
Юлларда бозлавык.
Сишәмбе көнне, 4 февральдә, Татарстанда иртән бераз кар явачак, шулай ук томан фаразлана. Көндез республикада җепшек кар явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада җил көньяк — көнчыгыштан исә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк.
Иртән температура −2..-7 градус, ә көндез — 0..-4 градус була.
Шулай ук татарстанлыларны бозлавык турында кисәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев