Татарстанда температура көндез −3 градуска кадәр төшәчәк
Татарстанда бу атнада көндезге сәгатьләрендә дә температура −3 градуска кадәр төшәчәк.
Урыны белән яңгыр, җепшек кар явуы көтелә. Һава торышын республиканың Гидрометеорология үзәге фаразлады.
Дүшәмбе, 8 ноябрьдә, бераз явым-төшем көтелә. Төнлә −2дән +3 градуска кадәр, көндез 7 градус җылы көтелә.
Сишәмбе, 9 ноябрьдә, Татарстанда яңгыр явачак. Тизлеге 18 метр секундка җиткән көчле җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +1 градус тәшкил итәчәк. Һаваның максималь температурасы көндез 8 градус җылы булыр дип фаразлана..
Чәршәмбе, 10 ноябрьдә, республикада җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы −5 тән 0 градуска кадәр. Көндезге сәгатьләрдә 3 градус салкын булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибрлы булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев