Татарстанда тәүлек эчендә 20 коронавирус очрагы теркәлгән
Алабугада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар ачыкланмаган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 20 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 15 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 5 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 3 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 15, Нурлатта 3 кеше коронавирус йоктырган. Аксубай, Алексеевск районнарында берәр очрак теркәлгән.
16 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6900 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5677 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 15 кеше.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев