Татарстанда тәүлек эчендә 22 коронавирус очрагы теркәлгән
Алабугада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 14 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр— 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 6 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 11, Арчада 3 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Питрәч, Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.
15 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6880 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5662 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 11 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев