Татарстанда тәүлек эчендә 23 коронавирус очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
1 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 8 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 16, Әлмәттә 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Баулы, Буа, Лениногорск, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.
13 сентябрь Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6835 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5636 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 18 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев