Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19дан 74 кеше савыккан
19 кеше хастаханәләргә озатылган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19дан 74 кеше савыккан. 19 кеше хастаханәләргә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы).
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 17 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 12 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 12 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.
COVID-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлар:
Казан — 23
Яр Чаллы — 18
Әгерҗе — 1
Буа — 1
Биектау — 1
Кама Тамагы — 1
Кукмара — 1
Минзәлә — 1
Түбән Кама — 3
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев