Татарстанда томан һәм көчле җил көтелә
Юлларда урыны белән бозлавык.
Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республика территориясенә томан төшә. Көндез көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев