Татарстанда урман утырту өчен 21 тоннадан артык орлык әзерләнгән
Бу эш «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль программасы кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү эше тәмамланды.
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр иткәнчә, 2025 елда республикада 21,1 тонна орлык җыелган. Җыелган орлык төрле агач төрләренә карый: нарат, чыршы, карагай, имән, каен һәм карагач.
«Урман орлыклары запасын булдыру» — төбәк проектының мөһим күрсәткече. Быелгы планны 6% артыгы белән үтәгәннәр. Барлык орлыклар да Татарстан Республикасы Урманнары саклау үзәгендә тикшерелеп, сыйфаты турында сертификат алган.
Министр ассызыклавынча, бу орлык материаллары республиканың урман питомникларында яңа үсентеләр үстерү өчен кулланылачак.
«Урманнарны саклау» проекты күпкырлы максатларга ия: илдәге урманнарны саклау һәм арттыру, шулай ук урман комплексының икътисади мөмкинлекләрен ныгыту. Бу инициатива имин һәм уңайлы экологик шартлар тудырырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев