Татарстанда үтерүләр һәм сексуаль характердагы көчләү гамәлләре саны арткан
Ел башыннан теркәлгән үтерүләр саны аз гына артты — 118 дән 122 очракка кадәр.
Татарстанда үтерүләр һәм сексуаль характердагы көчләү гамәлләре саны арткан, шул ук вакытта көчләүләр һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерүләр саны кимегән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу буенча җинаять эзләү эшчәнлеге турында матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсе башлыгы Рефат Кәтипов сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Ел башыннан теркәлгән үтерүләр саны аз гына артты — 118 дән 122 очракка кадәр. Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү очраклары 20% ка диярлек кимегән — 313 тән 251 очракка кадәр», — дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, теркәлгән көчләүләр саны 11% ка кимегән — 92 дән 82 очракка кадәр. Әмма сексуаль характердагы көчләү гамәлләре саны 159 дан 169 эпизодка кадәр арткан. Мондый эшләрне ачу проценты 96% тәшкил итте, дип өстәде Рефат Кәтипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев