Татарстанда узган тәүлек эчендә 24 коронавирус очрагы ачыкланган
Алабугада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 24 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
3 кеше хастаханәләргә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 9 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 2очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 12, Яшел Үзәндә — 2, Нурлатта 2 кеше коронавирус йоктырган. Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
21 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7021 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5905 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 7 кеше.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев