Татарстанда узган тәүлектә 23 коронавирус очрагы ачыкланган
Алабугада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган.
Казанда 13 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.
22 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7044 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5923 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 18 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев