Татарстанда узган тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 11, Чаллыда — 12, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында икешәр, Аксубай, Буа, Лениногорск, Сарман һәм Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.
8 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 738 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 712 кеше савыккан, узган тәүлектә — 19 кеше.
Спутник-V вакцинасы 272 385 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 4 530). Шулардан 190 568 кеше икенче дозаны алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев