Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 30 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
7 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 10 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган. Казанда — 19, Нурлатта — 3, Әлмәттә — 2, Сабада 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Кукмара, Түбән Кама, Теләче районнарында берәр очрак теркәлгән.
22 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6250 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5084 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 22 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев