Татарстанда узган тәүлектә короновирустан 2 үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле 9 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 207 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат.
1933 елда туган ир-ат һәм 1947 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 9 гыйнварга COVID-19дан 207 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев