Татарстанда узган тәүлектә короновирустан 3 үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле 12 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 210 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1936, 1946 һәм 1957 елгы өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 12 гыйнварга COVID-19дан 210 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев