Татарстанда узган тәүлектә короновирустан дүрт үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле 19 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 229 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1932 һәм 1938 елгы ике ир-ат, 1938 һәм 1951 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 19 гыйнварга COVID-19дан 229 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев