Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ВИЧ — саннар, мифлар һәм эпидемия белән көрәш

Республикада ВИЧ белән авыручы 15 832 кеше исәптә тора.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан Татарстанда ВИЧ-инфекция белән бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар. Төп яңалык — яңа йоктыру очраклары саны кими.

Төп статистика:

  • Республикада ВИЧ белән авыручы 15 832 кеше исәптә тора.
  • 2025 елда 619 яңа очрак ачыкланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,5% ка кимрәк (706 очрак).
  • ВИЧ-позитивлар арасында — 127 бала. Алар барысы да терапия ала.
  • Быел авыру йоктырган аналарның 109 баласы ананың вакытында терапия кабул итү һәм имезүдән баш тарту нәтиҗәсендә сәламәт булып туган.

Ничек тапшырыла һәм ничек сакланырга?

Йоктыруның төп юлы — сакланылмаган җенси контакт.

Төп сәбәп — куркынычны бәяләп бетермәү, еш кына алкоголь яки наркотиклар тәэсирендә.

Иң яхшы профилактика:

  • Презервативлар куллану.
  • Наркотиклардан баш тарту.
  • Шәхси гигиена чараларын (пәке, маникюр җыелмаларын) гына куллану.
  • Тикшерелгән матурлык салоннарын һәм тату-студияләрне сайлау.
  • ВИЧ кул кысышу, гомуми савыт-саба, черки тешләү яки һава-тамчы юлы аша йога алмый.

Һәркемгә белү мөһим:

  • Тестлаштыру: үз статусыңны бушлай һәм аноним рәвештә белергә мөмкин. 2024 елда үз статусын Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең 32,5% ы тикшергән.
  • Медицина учреждениеләрендә терапевт юнәлеше буенча.
  • Республика СПИД-үзәгендә (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт).
  • Казанда тест-мобильләрдә (Бауман ур.һәм Горький паркында). Нәтиҗә 10 минут эчендә әзер.

«Тәрәзә» периоды: тестны 3 һәм 6 айдан тапшырырга кирәк, чөнки антитәнчекләр тиз генә барлыкка килми.

Дәвалау бар: заманча терапия — ул көненә 1 дару. Ул тулы тормыш белән яшәргә, сәламәтлекне сакларга һәм вирусны йоктырмаска мөмкинлек бирә.

Мифларның куркынычы: вирусның барлыгын инкарь итүче ВИЧ-диссидентлар дәваланудан баш тарта һәм үзләрен һәм якыннарын үлем куркынычы астына куя.

Киләчәк — фән кулында:

Галимнәр дәвалауның яңа формалары (мәсәлән, ярты елга бер тапкыр инъекция) һәм ВИЧка каршы вакцина булдыру өстендә эшлиләр.

Нәтиҗә: ситуация тест һәм дәвалау ярдәмендә яхшыра. Үз статусын даими тикшерү һәм мәгълүматлылык — эпидемияне җиңүнең нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев