Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла
Инициатива ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе белән берлектә оештырылган.
2025 елның 24 апреленнән Татарстан Республикасында хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли башлаячак. Инициатива ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе белән берлектә оештырылган.
Нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
- Хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең хокукларын бозу
- Чакыру белән проблемалар
- Социаль һәм хокукый ярдәм
- Түләүләр һәм ташламалар мәсьәләләре
- Медицина белән тәэмин итү һәм реабилитацияләү
Ничек элемтәгә керергә?
- Телефон: (843) 236-00-71
- Мессенджер: +7 960 049-68-14
- Эш вакыты: 10:00 дән 14:00 гә кадәр
Консультацияләрне үткәрә:
- ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
- ТР Прокуратурасы вәкилләре
- Мәгариф, сәламәтлек саклау, хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре
- ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре
- «Ватанны Саклаучылар» Фонды вәкилләре
- ТР ДОСААФ һәм башка оешмалар вәкилләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев