Татарстанда хезмәт хакын түләмәгәне өчен кибет хуҗасының милкенә арест салганнар
Җинаять эше судка җибәрелгән.
Татарстанда «Асланов» ИП җитәкчесенә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләделәр, аны кибет мөдиренә хезмәт хакын түләмәүдә гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2018 елның сентябреннән 2023 елның ноябренә кадәр эшмәкәр хезмәткәргә тиешле түләүләрне күчермәгән. Бу чорда бурыч 2,3 млн сумнан артып киткән.
Нәтиҗәдә тикшерү эшкуарның 3,6 млн сумнан милкенә артык арест салган. Җинаять эше судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев