Татарстанда ял көннәрендә эссе булачак
Июльнең соңгы көнендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Синоптиклар фаразынча, 29 июльдә Татарстанга төньяк-көнчыгыш циклоныннан атмосфера фронты килә. Көндез яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Төнлә +6..+11, көнбатыш районнарда +14 градуска кадәр җылы.
Көндез һава температурасы +21.. +26 градуска кадәр күтәреләчәк. 30 июльдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга да мөмкин. Һава температурасы акрынлап күтәрелә: төнлә +12..+17 градус җылы һәм көндез — +23..+28 градус. Июльнең соңгы көнендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +14..+19, көндез — +26..+31 градус җылы.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев