Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ялларда +13 градус җылы көтелә

1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә.

Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Апрельнең беренче көнендә Татарстанда кар, яңгыр һәм томан көтә.

2 апрельдә томан төшә, ерактан күрү 500-1000 метрга кадәр кими. Температура +2...+7 градуска кадәр күтәрелә, көньякта +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.

3 апрельдә явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә барачак. Төнлә термометр баганалары 0... +5кә кадәр, көндез +8...+13 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

«Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә китерәчәк», — дип кисәтә синоптиклар.

Ә киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы һәм көчле явым-төшем саклануы фаразлана.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев