Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Ул 20 декабрьдән гамәлдә булачак.
20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Бу хакта карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Хәзерге вакытта 1-3 класс куркынычлык пиротехникасын (хлопушка һәм бенгаль утларыннан тыш) күпкатлы һәм шәхси йортлар, шулай ук юллар, сәнәгать һәм ТКХ объектлары янында куллану тыела.
Хокук бозулар өчен штраф яный. Суммалар 2 меңнән алып 400 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев