Татарстанлылар “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты ярдәмендә IT-компетенцияләр буенча бушлай белем алган
Барлык укучылар да суммалары 15 мең сумга кадәр булган шәхси цифрлы сертификатлар алдылар.
Татарстанда 1000 кеше “Цифрлы икътисад” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында IT-компетенцияләр буенча бушлай белем алган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
“Шәхси цифрлы сертификатны 1000 татарстанлы алды. Катнашучыларның 25 яшькә кадәр дә, 46 яшьтән өлкәнрәкләр дә булуы куандыра. Барлык укучылар да суммалары 15 мең сумга кадәр булган шәхси цифрлы сертификатлар алдылар. “Цифрлы икътисад“ илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен кадрларны укыту – беренчел бурыч”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.
Бушлай белем бирү буенча сынау проекты 2019 елда Россиянең биш төбәге арасында старт алды. Проект 18 яшьтән алып 100 яшькә кадәрге гражданнарга тәкъдим ителгән иде.
Татарстанлылар арасында иң кирәкле юнәлешләр: персональ мәгълүматларны эшкәртү вакытында персональ мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, SMM-менеджер компетенциясе, Python ярдәмендә мәгълүматларны программалаштыру һәм анализлау һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев