Татарстанда яшен һәм боз явуы көтелә
Җил төньяктан, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр.
Иртәгә, 22 июльдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар шулай ук республиканың аерым районнарында көчле яңгыр һәм яшен фаразлый.
Җил төньяктан, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә, төнлә термометр баганалары +14..+ 19 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы +25 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев