Татарстанда яшенле яңгыр яварга мөмкин
Синоптиклар бу көннәрдә алмашынучан һава торышы турында кисәтте.
Сишәмбе, 13 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил төньяктан,төньяк-көнбатыштан, яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы 14-19 градус, көндез — 25-30 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 14 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип фаразлый синоптиклар. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз яварга мөмкин. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, яшен вакытында ул секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк. Төнлә 14-19, көндез һава 25-30 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев