Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә

Аз гына явым-төшем булырга мөмкин.

Агымдагы атна татарстанлыларга үзгәрүчән һава торышы алып килә: көндезләрен температура югары һәм төнлә салкын булачак. Һава торышына мондый күзәтүне Татарстан Гидрометеорология үзәге бирә.

Мәсәлән, сишәмбе, 26 сентябрьдә, көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак, әмма төнлә температура +7..+12 градус кына көтелә.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе (27 һәм 28 сентябрь) әлеге тенденция дәвам итә, ләкин төнлә тагын да салкынрак — +2...+8 булачак.

Атна башында аз гына явым-төшем булырга мөмкин.

Көзнең соңгы көннәре җылы һәм коры, көндез 19-24 градус җылы булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев