Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җылы һава торышы саклана һәм яңгырлар башлана

Җил тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитә.

Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда әле чагыштырмача югары температура фоны сакланса да, атмосфера фронты республикага яңгырлар алып киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Иртән һәм көндез төбәктә бераз яңгыр явачак.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил көнбатышка күчә. Кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, җил тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитә, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә республикада һава температурасы +10,7 градустан +14,9 градуска кадәр тәшкил итте. Көндез исә Татарстанда температура +17..+22 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алга таба төбәктә температура фонының түбәнәюе көтелә. Сишәмбе һәм чәршәмбе, 3 һәм 4 октябрьдә, һава температурасы +18 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев