Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 30 градус эссе булачак

Урыны белән яңгы көтелә.

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә янә 30 градуслы эсселек урнашачак. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Татарстан синоптиклары мәгълүматлары буенча, чәршәмбедән эссе һава торышы кире кайта. Бу көнне көндез һава температурасы +25..+30 градус, төнлә +11..+16 градус җылы булачак. Әмма Россия гидрометеоүзәге фаразлары буенча, бу көнне 27 градуска кадәр җылылык һәм яңгырлы һава торышы көтелә.

Федераль белгечләр мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә 32 градуска кадәр җылытачак. Якшәмбе көнне һава температурасы бераз түбәнрәк булачак — +29 градусска кадәр.

Атнаның икенче яртысында көчле булмаган җил көтелә. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә яңгырлар, җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшемсез һава торышы фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев