Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга салкынча һава торышы килә

Гомумән алганда, уртача тәүлеклек температура нормага якын булачак.

Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем көтелми.

Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән тизлек секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы +14...+19 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 10 сентябрьдә, атмосфера басымы югары булу сәбәпле, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә +4..+9 градуска кадәр салкынайта. Көндез һава температурасы +16..+21 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбе, 11 сентябрьдә, республика аша бераз яңгырлы атмосфера фронты уза. Төн болытлы һәм бераз җылырак — +6..+11 градус булачак. Көндез +14..+19 градус була.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанда антициклональ һава торышы көтелә. Төнлә һава +3..+8 градуска кадәр суыначак. 12 сентябрьдә көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылына, ә ял көннәрендә +15..+20 градуска кадәр җылы була, дип көтелә.

Гомумән алганда, уртача тәүлеклек температура нормага якын булачак, дип нәтиҗә ясадылар ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев