Татарстанга җәй кайчан килә?
Метеорологик җәй Татарстанга майның 20ләрендә килергә мөмкин.
Бу хакта КФУ доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр иткән. «Җәйгә фаразлар буенча, июнь һәм август климатик нормада булыр дип көтелә, ә июль, күрсәткечләр буенча, нормадан бераз түбәнрәк, ягъни салкынрак дип бәяләнә. Бу җәй стандарт җәйге һава торышыннан, шул исәптән эссе көннәрдән дә мәхрүм булмаячак, — дип Тимур Әүхәдиевның сүзләрен китерә «Татарстан 24».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев