Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар банкларга вак акча белән 5 млн сум алып килгән

Татарстанлылар алып килгән тәңкәләр төрле номиналда, әмма банкларга еш кына 1 сумлык һәм ун сумлык вак акчалар тапшырылган.

«Монетная неделя» кысаларында ТР халкы банкларга гомуми суммасы 5 миллион сумнан артык вак акча китерде. Бу хакта Россия банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлылар алып килгән тәңкәләр төрле номиналда, әмма банкларга еш кына 1 сумлык һәм ун сумлык вак акчалар тапшырылган.

«Бу әйләнештә тиешле күләмдә алмаш акчаны саклап калырга һәм өстәмә тимер тәңкәләр сугуга чыгымнарны киметергә ярдәм итә», — дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.

«Вак акча атнасы» («Монетная неделя») — акциясе барышында банклар акчаларны комиссиясез кәгазь акчага алыштыралар яки китерелгән сумманы банк счетына салалар. 2025 елда «Вак акча атнасы» 22 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев