Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар электрон больничный кәгазьләрен MAX мессенджеры аша яба алачак

Сынау проекты Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында эшләтеп җибәрелгән инде.

MAX мессенджерында Татарстанда яшәүчеләр өчен телемедицина сервислары эшли башлый, шул исәптән электрон больничный кәгазьләрен дистанцион рәвештә ябу мөмкинлеге дә булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов Республика Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.

Сынау проекты Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында эшләтеп җибәрелгән инде. 2026 ел дәвамында практика киңәйтеләчәк. Бу гражданнар медицина учреждениесенә бармыйча гына больничныйларны яба алсын өчен эшләнелә.

Медицина сервисларыннан тыш, MAX та яңа функцияләр кертү планлаштырыла. Аерым алганда, ышанычлы элемтәләргә «Ак Барс банк» аша турыдан-туры акча күчерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Эшләнгән юл картасы яңа Татарстан сервисларын кертүне дә, платформада булганнарын популярлаштыруны да күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев