Татарстанлылар халык санын алу турында мәгълүматны Telegram бот аша белә ала
Робот-ярдәмчене «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы булдырды.
Халык санын алу турында мәгълүмат эзләү буенча татарстанлыларга ярдәм йөзеннән яңа телеграм-бот эшләтеп җибәрелде. Ул исәпкә алуны ничек һәм кайда узарга, якындагы пунктларның һәм КФҮнең адресларын күрсәтәчәк.
Ботны сылтама буенча табарга яки Telegram каналында @TatarstanPerepis_bot дип язып табарга була. Робот-ярдәмчене «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы булдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев