Татарстанлылар «Минем илем — минем Россия» конкурсына 31 майга кадәр гариза бирә ала
«Минем илем — минем Россия» XVIII Бөтенроссия конкурсының гаризалар бирү кампаниясе вакыты озайтылды.
Бәйге — «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте.
Россия территорияләрен үстерү буенча үз проектларын 1463 татарстанлы тәкъдим иткән инде.
Яңа сезонның төп тематик юнәлешләре — фән, технологияләр һәм космос.
Конкурста Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала, алар Россия регионнарының социаль-икътисадый үсешенең барлык актуаль мәсьәләләрен үз эченә алган 18 номинациядә үз проектларын тәкъдим итә ала.
«Минем илем — минем Россия» конкурсы «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән проект сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев