Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар мобилизациядәге солдатларга кыр почтасы аша хат җибәрә ала

Хатлар стандарт, гадәти конвертларда йөри.

Россия Саклау министрлыгы махсус хәрби операция урыннарында кыр почтасы эшен оештырды. Хатларны РФ Кораллы Көчләренең фельдъегер-почта элемтәсе бүлекләре китерә. Сугышчыга хат җибәрү өчен, хәрби частьнең номерын күрсәтергә кирәк. Туганнары әлеге номерны белмәсә, шәһәр яисә район хәрби комитетына мөрәҗәгать итәргә була. Хатлар стандарт, гадәти конвертларда йөри.

Хат җибәрү өчен адрес: 103400, Москва-400, аннары — хәрби часть номеры. Әйтергә кирәк, сугышчылар да хат яза ала. Алар конвертлар һәм язу кирәк-яраклары белән тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев